news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сөт сату күләме буенча Россиядә лидерлыкны саклап калды

Республикада сөт сату тәүлегенә 5 процентка арткан.

Татарстан сөт сату күләме буенча Россиядә лидерлыкны саклап калды
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 19 гыйнвар,«Татар-информ»). Татарстан җитештерелгән сөт сату күләме буенча Россиядә лидерлыкны саклап калды. 

«Татарстанда, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә, Удмуртиядә сөтне иң күп сату күләмнәренә ирешелде», — диделәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда бер көнгә сөт саву 192,2 тоннага, ягъни узган ел белән чагыштырганда 5,4 процентка арткан. Бер сыердан көнгә 16,8 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,2 кг күбрәк. Республикада бер көн эчендә 212,1 тоннага күбрәк сөт сатылган, бу узган елга карата 105 процент тәшкил итә.

Республика районнары арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (29,8 кг), Мамадыш (25,4 кг), Саба (24,4 кг), Кукмара (23,9 кг), Балтач (21,4 кг) районнары алда бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot