Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның балалар бакчаларына Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты китабы бүләк ителде
«Обними меня» — нәниләрдә игелекне һәм сабырлыкны үстерүгә юнәлдерелгән матур әкият китабы.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән районнарының нәни балаларын котлады.
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән районнарының барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә яңа ел бүләге ясады — нәкъ менә аларда предприятиенең җитештерү мәйданчыклары урнашкан. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Обними меня» әкиятен Казанның 313 балалар бакчасы, Яшел Үзән районының 58 мәктәпкәчә учреждениесе, Чистай районының — 46 һәм Буа районының 38 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе алды, бу эш әлеге муниципалитетларның Мәгариф идарәләре ярдәмендә башкарылды.
«Обними меня» — нәниләрдә игелекне һәм сабырлыкны үстерүгә юнәлдерелгән матур әкият. Китапта бик күп иллюстрацияләр урнаштырылган, алар шулай ук яхшылык һәм игелек кылуны аңларга ярдәм итә. Балаларыбызга Яңа елга шундый күңелле сюрприз ясаганнары өчен Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты җитәкчелегенә рәхмәт», — диде Буа районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Македонская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз