news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Колмаклы Мамадыш икмәге» Россиякүләм бәйгедә катнаша

19 ноябрьдә теләге булган һәркем үзенә охшаган бренд өчен онлайн тавыш бирә алачак.

«Колмаклы Мамадыш икмәге» Россиякүләм бәйгедә катнаша
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Колмаклы Мамадыш икмәге» н тәкъдим итте. «Колмаклы Мамадыш икмәге» төрле яшьтәге кулланучылар өчен туклыклы продукт булып санала, ул кешегә көч-куәт өсти, эчәклекләрне чистарта һәм аларның эшләвен җайга сала. Бу турыда министрлыкның мабугат хезмәте хәбәр итә.

«Башка өлкәләрдәге хезмәттәшләремнең колмак әчеткесе куллану тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, ГОСТ 31805-2018 нигезендә бодай оныннан яңа икмәк пешерергә булдык. Популярлаштыру максатыннан, брендны „Колмаклы Мамадыш икмәге“ дип атарга булдык», — ди технолог, «Мамадыш» кулланучылар кооперативы рәисе Гүзәл Хәсәнова.

Ипинең төп нигезен организмны ныгыта, ялкынсынуларга каршы тора, аллергия бирми торган колмак әчеткече тәшкил итә. Мондый әчеткечтә пешерелгән икмәк туклыклы була, ул озак саклана һәм үзенең тәмен югалтмый.

Колмак әчеткеченең рецептурасы гади: коры колмакка икеләтә күләмдә су салына һәм бер сәгать буе кайнатыла, шуннан соң ул тондырыла һәм сөзелә. Бер стакан колмаклы сыеклыкка, каймак куелыгына җиткереп, арыш оны салалар. Куерган масса ике тәүлек җылы урында тора. Әлеге эремә икеләтә күләмдә арткач, чүпрә әзер булып санала.

Ипине югары һәм беренче сортлы оннардан «Ревент» икмәк пешерү миченең дымлы камерасында 220-230 градуста пешерәләр, ул 45-50 минутта пешеп чыга.

«Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдә Халык тавыш бирүе игълан ителәчәк, аның кысаларында һәр кеше үзенә ошаган төбәк брендын хуплый алачак. Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100