news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районы фермерларына кош гриппын кисәтү чаралары турында сөйләделәр

Авыруның төп билгеләре – кош ашаудан баш тарта, кикриге салынып төшә, диарея башлана.

Биектау районы фермерларына кош гриппын кисәтү чаралары турында сөйләделәр
«Биектау хәбәрләре»

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Биектау ветеринария берләшмәсе ветеринары Лилия Локманова кошчылык фермалары хуҗаларына, грипп куркынычы сәбәпле, йорт кошларын урамга чыгарырга ярамавын аңлатты. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» газетасы яза.

«Ишекләрдән һава үтеп керерлек, ләкин күгәрчен, чыпчык кебек кыргый кошлар керә алмаска тиеш. Алар барысы да куркыныч авыруны таратучылар», — дип аңлатты ул.

Авыру кыргый һәм күчмә кошлардан иярә. Авыру дәваланмый, вирусның таралу куркынычын кисәтү максатында, чирле кош-корт юк ителә. Шуңа күрә хуҗа кошларның авыртуын сизеп алгач та ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Авыруның төп билгеләре — кош ашаудан баш тарта, кикриге салынып төшә, диарея башлана, реакциясе югала.

Татарстанда кош асраучылар киеренке хәлдә калды, кошларның сәламәтлеген тикшерәләр, куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100