news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әтнәдә сөт күләме арта
Районда ай башына карата 1,8 тоннага артыграк сөт савылган.
Скопировать ссылку

atnya-rt.ru
(Казан, 18 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә күмәк хуҗалыклары 15 августка 225,6 тонна тулай савым алуга ирештеләр.Бу узган елгыга карата 117 проөентка, ягъни, былтыргыдан 33,2 тоннага күбрәк. Җирле басма шул хакта хәбәр итә.
Әлеге күрсәткечләре белән элеккечә үк 3 район – Кукмара, Балтач һәм Әтнә алда бара. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының шушы көнгә биргән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу районнарда көн саен 278-225,6 тонна сөт савыла.
Шунысы куандыра, Әтнәдә ул ай башына карата 1,8 тоннага, ә узган көннекеннән 0,6 тоннага артык, ә менә көндәшләрдә кимү күзәтелә.
Тагын бер мөһим күрсәткеч – бер сыердан алган тәүлеклек савым. Бу өлкәдә районыбыз шактый зур өстенлек белән беренче урында баруын дәвам итә.
Безнең күмәк хуҗалыклар тәүлек саен бер сыердан уртача 27,8 килограмм сөт савалар. Татарстан буенча – 16,5 килограмм, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot