news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Актаныш районында комбайннар "имтихан тота"
Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында бүген Актаныш районында комбайннар парады узды.
Скопировать ссылку

aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/zerlek-syzygynda-aktanysh-rayonynda-kyr-korablary-imtikhan-tota
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, "Актаныш таңнары"). Актаныш районында кыр кораблары "имтихан тота".Сигез мәйданчыкта тәгаенләнгән чарада урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелә. Бу хакта җирле басма яза.
Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында бүген Актаныш районында комбайннар парады уза.
Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бодайның коелу-коелмавы карала, аннары техник торышын күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барлана, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чараларына, комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына да игътибар ителә.
Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына һәм ярдәмчеләренә премияләр тапшыру да оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot