Татарстанда 262,8 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган

Бу ниятләнгән күләмнең 56 процентын тәшкил итә

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 262,8 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган, бу ниятләнгән күләмнең 56 процентын тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бүгенге көнгә 143,8 мең тонна печән һәм 489,4 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүгә барлык булган техника җәлеп ителгән. Эш барышы тизләтелә.