news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районың Күлле-Киме авыл җирлеге башлыгы республика конкурсында бүләкләнде

Ул «Кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә бүләкләнде.

Әтнә районың Күлле-Киме авыл җирлеге башлыгы республика конкурсында бүләкләнде
http://atnya-rt.ru

(Әтнә, 18 май, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнә муниципаль районының Күлле — Киме авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы республика конкурсының «Кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Хәмит Гәрәевка дипломны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды.


news_right_1
news_right_2
news_bot