news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның алты районында язгы чәчү эшләре төгәлләнде

Республикада язгы чәчү планының 92 проценты үтәлгән.

 Татарстанның алты районында язгы чәчү эшләре төгәлләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанда чәчүне Сарман, Мамадыш, Нурлат, Тәтеш, Зәй һәм Әтнә районнары төгәлләде. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Республикада язгы чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Планлаштырылган 1,8 млн гектар мәйданың 1,6 млн гектарыннан артыгында чәчелгән, ягъни фаразланган эшнең 92 проценты башкарылган, — диелә министрлык хәбәрендә. — Лениногорск, Тукай, Чирмешән, Чүпрәле, Буа, Минзәлә, Ютазы, Апас һәм Яңа Чишмә районнары финиш сызыгына чыкты».

Моннан тыш, Татарстанда шикәр чөгендере чәчү унбер районның тугызында төгәлләнгән инде.

Республикада 20 майдан 22 майга кадәр азык әзерләү техникасын, терлек азыгы саклау урыннарын, шулай ук стационар комплексларны кабул итү булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot