Чаллы яшьләрен шәһәрдә яшелчә үстерергә өйрәттеләр

Сити-фермерлык өчен минималь башлангыч кертемнәр кирәк.

(Чаллы, 18 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале кысаларында яшьләрне сити-фермерлык белән шөгыльләнергә өйрәттеләр. Бу турыда «Орион» яшьләр үзәге белгече, «Сити-фермерлык» проекты авторы Басыйр Ганиев сөйләде.

  • Сити-фермерлык — авыл хуҗалыгының шәһәр шартларында булдырылган тармагы.

Басыйр Ганиев тәҗрибә формасында 50 бистә янындагы ташландык участокта яшелчә үстереп караган. Бакча эшенә төрле авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне да җәлеп иткән. Өч түтәлдән редиска, помидор һәм физалис уңышы җыеп алганнар.

Басыйр Ганиев әйтүенчә, сити-фермерлык безнең илдә киң кулланылыш ала бара. Мәсәлән, Чаллыдагы һәр күпфатирлы йортта яшәүче бер кеше яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Басыйр әлеге санны шәмәхә төстәге ут янучы тәрәзәләргә карап исәпләп чыгарган. «Чаллыда 1370 торак йорт бар. Шәһәрнең гомуми халык саныннан чыгып, һәр йортта якынча 390 кеше яши дип әйтә алабыз. Бер булса да фитолампалы фатиры булмаган йортлар бик сирәк. Бу - Чаллыдагы 2670 кеше сити-фермер дигән сүз», — ди ул.

Спикер үсентеләрне бакчага алып китәр өчен яз башында утыртучыларны сити-фермерлыкның беренче баскычында торучылар дип саный. «Җиргә якын кеше, бакчага китә алмаган очракта, фатир кысаларында яшелчә үстереп ашарга мөмкин. Аның башлангыч кертемнәре дә минималь дәрәҗәдә», — ди Басыйр Ганиев.

Әлеге проект белән федераль дәрәҗәдәге грант оту «Сити-фермерлык» тәҗрибәсен киңәйтү мөмкинлеге тудырган. Быел «Орион» яшьләр үзәге мәйданчыгында зур яшелчә бакчасы булдырылачак. «Уңышны сату ниятебез юк, кышка ябып, саклауга куярбыз. Шулай ук мохтаҗларга өләшәчәкбез», — диде ул.

Лекторийда шәһәр уртасында үстерелгән яшелчәләрнең экологик яктан чиста булмавы турындагы фикер дә яңгырады. Басыйр Ганиев сүзләренчә, бүгенге көндә кибеттән сатып алынган яшелчәнең сыйфаты да ышаныч тудырмый. Күбрәк үзең үстергәнне табынга кую турында уйларга кирәк.