news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чәчү кампаниясенә 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирергә исәплиләр

Чәчү кампаниясенең төгәл сроклары әлегә билгеле түгел.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда чәчү кампаниясенә 30 миллиард сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә шундый сан китерде.

«Чәчү кампаниясенә 30 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу якынча хисаплар», — диде ул.

Садыйков чәчү кампаниясенең төгәл срокларын әйтмәде. Шулай да «теләсә кайсы вакытта кырга чыгарга әзер булырга кирәк» дигән фикерен белдерде.

«Киләсе атнадан җылыта. Ул ничек узачак, әлегә әйтергә кыен, әмма вакыт аз калып бара. Туңган катлам 50 см чамасы иде, әмма хәзер ул кими бара, азрак калды», — дип билгеләп үтте министрлыкның бүлек башлыгы.

Ул искәрткәнчә, узган елда иртә көз коры булды. Әмма көз ахырына туфракта еллык уртача дым запасын тупланган. «Бу дым уңыш өчен файдага булачагына ышанам», — дип тәмамлады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot