news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районындагы Тагаш авылында эдильбаев токымлы сарыклар үрчетә башладылар

Мондый токымлы хайваннар чыдам, асрау өчен җайлы һәм тиз симерә.

Питрәч районындагы Тагаш авылында эдильбаев токымлы сарыклар үрчетә башладылар
Питрәч районы матбугат хезмәте

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч районындагы Тагаш авылында эдильбаев токымлы сарыклар үрчетә башладылар.

Хайваннарны «Агрострой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять асрый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Сарыклар үрчетү белән хуҗалык ике ел элек кызыксына башлаган. Бу вакыт эчендә 1500-1600 баш терлек асрауга исәпләнгән биналар төзелгән.

Эдильбаев сарыклары бик чыдам, асрау өчен җайлы һәм тиз симерә. Бу токымның шундый өстенлекле яклары бар. Алар озын аяклы, нык сөякле һәм бер метр биеклектәге хайваннар. Бер тәкәнең авырлыгы 60 килограммнан 80 килограммга кадәр тәшкил итә.

«Бүген биредә токымлы 10 баш терлек асрала. Фермерлар аларны тәҗрибә өчен сатып алган, аларга бу токым ошады. Үрчетәчәкләр. Киләчәктә бу хуҗалык базасында нәселле хуҗалык булдырырга җыеналар. Хәзерге вакытта биредә 18 кеше эшли, җәйге сезонда тагын хезмәткәрләр җыярга уйлыйлар», — дип ачыклык кертте администрация башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100