news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 400 татар аты кырда «алга» сүзен ясап тезелеп баскан

Атларны һәркөнне урамга чыгарып, хәрефләр буенча сибелгән солыны ашарга өйрәткәннәр.

Татарстанда 400 татар аты кырда «алга» сүзен ясап тезелеп баскан
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Лениногорск районында фермер Фәрит Нәбиуллин хуҗалыгында 400 татар аты кырдагы кар өстендә «алга» сүзен ясап тезелеп баскан.

«2015 елда Фәрит Нәбиуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы 54 баш ат сатып ала. Бүген аның ат йорты — республикада иң зурысы. Фермер аларны дөрес итеп хәрәкәтләнергә генә өйрәтеп калмыйча, флэшмобта катнаштырып, аларда патриотизм да тәрбияли», дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Башта басуны трактор белән кардан чистартып, «алга» сүзен язып куйганнар. Атларны һәркөнне урамга чыгарып йөрткәннәр. «Флэшмобка кадәр бер атна кала атларны хәрефләр буенча сибелгән солыга өйрәттек, алар, ничек кирәк булса, шулай бастылар. 400 атка 10 капчык солы кирәк булды. Солы — аларның иң яраткан азыгы, шуңа күрә өйрәтү кыен булмады», — диде фермер хуҗалыгы башлыгы Самат Нәбиуллин.

Фермер Фәрит Нәбиуллин сүзләренчә, республика алдында үзебезнең татар атларын алга этәрү бурычы тора. «Без, моны ничек күрсәтеп була, дип озак уйладык. Иң мөһиме, бу татарча һәм шул ук вакытта креатив булырга тиеш иде. Чөнки татар атлары бит, шуңа күрә стилистика да сакланырга тиеш. Моның белән без атларыбызның бөтен көчен һәм куәтен, нәрсәгә сәләтле булуларын да күрсәтә алдык», — дип сөйли ул.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Бу атлар феноменаль чыдамлылыкка ия, алар 7 — 8 сәгать буена өзлексез хәрәкәттә булып, 100-120 чакрым араны үтәргә сәләтле, алар югары үрчемле, эссегә һәм салкынга чыдам, Россия иппология фәне татар атларының бу сыйфатларын раслады.

Атлар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә чыккан «Татар атлары» китабында табарга мөмкин. Китапта татар атларының төп нәсел билгеләре тасвирланган, экстерьер, төсләр, конституция, продуктивлык һәм чыдамлылык билгеләре язылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100