news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Европаны бал белән тәэмин итәчәк

Балның 20 тонна күләмендәге беренче партиясен бу елның май аенда җибәрү планлаштырыла.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасы беренче тапкыр Европа илләренә балны даими рәвештә күпләп сатучы булырга планлаштыра.

20 тонна күләмендәге старт партиясе быел май аенда ук Венгриядә бал җитештерүчеләрнең берсе ярдәмендә экспортланырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Венгриядәге вәкиле Рузалия Денисова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе белән берлектә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ярдәме белән без республика умартачыларына, ниһаять, Европа базарына чыгу мөмкинлеген тудырабыз. Анда Венгрия булган җирдә, теләсә кайсы очракта да, Германия,  Австрия, Франция янәшә. Венгриянең әлеге компаниясе 40 илгә продукция җибәрә. Балны фасовкалау Германиядә була», - дип сөйләде Рузалия Денисова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100