Габделхак Мотыйгуллин: Биологик калдыкларны утильләштереп, үләт базлары кимеячәк

Быел терлек үләксәләрен заводта эшкәртүгә җибәрү өчен, махсус транспорт һәм контейнер белән тагын 17 район тәэмин ителәчәк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биологик калдыкларны утильләштерү нәтиҗәсендә, республикада үләт базлары күпкә кимер дип көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.

Ул 2014 елда Саба районында биологик калдыкларны утильләштерү буенча проект старт алганын искәртте. «Саба районында 29 үләт базы бар иде, бүген 6 чокыр гына калды. Сынау проектының уңышлы эшләве 23 биотермик чокырны ябуга китерде. Киләчәктә үләт базлары саны бик кыскарырга тиеш». — диде.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, республикада 961 үләт базы 512 мең квадрат метр җирне биләп тора, тагын 1 мең квадрат метр санитар-саклау зоналарын да колачлыйлар. «Мондый зоналарда төзелеш эшләре алып барырга ярамый, бу шәһәр-районнар инфраструктурасы үсешенә комачаулый», — ди ул.

Биологик калдыклар махсус контейнерга җыеп барыла һәм Алабуга районындагы «Сария» заводына эшкәртүгә җибәрелә. Былтыр 19 районга махсус транспорт һәм контейнер кайтарылган. Быел тагын 17 район тәэмин ителгән. 98,7 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бигрәк тә терлек баш саны күп булган районнарга өстенлек бирелгән.

«2021 елда республикадагы барлык районнарда шушы эш оештырылачак. Биологик калдыклар тулы күләмдә утилизацияләнәчәк. Үләт базларын карап тотуга республика ел саен 42 млн сум акча бүлеп бирә. Биотермик чокырларны этаплап кыскарту финанс чараларын экономияләүгә китерә алачак», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул һәр районда диспетчерлык хезмәте булганын әйтте. Шәхси хуҗалыкларга да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә хезмәт күрсәтелә. Мал асраучылар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында диспетчерга шалтыратып, үләксәнеалып китүне сорый ала. Бу хезмәт бушлай. Махсус транспорт килә, үләксәләрне алып, контейтнерларга сала. «Сария» заводыннан машина килеп, контейнерларны үзенә бушатып, эшкәртүгә алып китә.