news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар атлары үрчетүче Әлки фермеры мактаулы исемгә лаек булды

Фәнис Бакиров татар токымлы атларны инде ун ел үрчетә.

Татар атлары үрчетүче Әлки фермеры мактаулы исемгә лаек булды
Владимир Васильев

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы Әхмәт авылыннан крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакировка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Әлки хәбәрләре» газетасы язуынча, Фәнис Бакировның гаилә фермасында өч йөздән артык ат исәпләнә. Аларның яртысы — татар токымлы атлар. Фермер «Ел эшкуары. Алтын йөзлек-2016» республика бәйгесендә җиңү яулаган.

Бакиров татар атларын үрчетү белән инде ун ел шөгыльләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты аның өчен зур ярдәм булган. Ул аны гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу нәтиҗәсендә алган.

«Татар токымлы атлар — милләтнең тарихи мирасы, безнең горурлыгыбыз, — ди Фәнис Бакиров. — Шунлыктан татар атларын үрчетү минем өчен тирән мәгънәгә ия».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100