news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында 31 яңа сөтчелек комплексы төзелеше планлаштырылган

Шулай ук, 5 мең һәм 2,1 мең башка исәпләнгән сарык комплекслары буенча ике сынау проектын гамәлгә кертү көтелә.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020-2021 елларда Татарстан районнарында 31 югары технологияле сөтчелек комплексы төзелеше ниятләнә. Моңа 10,4 млрд сумнан артык инвестиция каралган. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Шулай ук, 5 мең һәм 2,1 мең башка исәпләнгән сарык комплекслары буенча ике сынау проектын гамәлгә кертү көтелә. 5 мең һәм 1,5 мең баш мөгезле эре терлеккә ашату мәйданчыклары төзү ниятләнә.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр терлек азыгы әзерләү үзәкләре төзелеше буенча актив эш башлаган. Бүген 15 авыл хуҗалыгы формированиесендә стационар терлек азыгы болгату җиһазлары кулланыла.

«Заманча сөтчелек комплексларын төзү һәм гамәлгә кертү хәзерге вакытта сөт җитештерүнең үсешен тәэмин итә. Производствоны ел саен 2-3 процент дәрәҗәсендә арттыру өчен нигез булдыралар», — диде Наил Залаков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100