news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда сезонлы кыр эшләренә 20 млрд сумнан артык акча тотылган

Республикада 2020 елгы уңышны иминиятләштерүдә дәүләт ярдәме белән өч иминият оешмасы катнашкан.

Быел Татарстанда сезонлы кыр эшләренә 20 млрд сумнан артык акча тотылган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда сезонлы кыр эшләренә 20 млрд сумнан артык акча тотылган. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Ул 2,9 млн гектар җир чәчелгәнен әйтте, шул исәптән, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар өчен 1,6 млн гектар (475,4 мең гектар уҗым, 1078,8 мең гектар сабан культуралары). Техник культуралар 323,3 мең гектар мәйданда, бәрәңге һәм яшелчәләр 6,4 мең гектар, азык-төлек культуралары 874,6 мең гектар мәйданда игелгән. 182 мең тонна минераль ашлама кертелгән, бу бер гектарга 65,5 кг тәэсирле матдә дигән сүз.

Сыйфатлы орлыклар чәчелгән: оригиналь һәм элиталы орлыклар — 39 процент, репродукциялесе — 45 процент. Бөртекле культура орлыклары белән тәэмин ителеш 114 процент дәрәҗәсендә.

Чүп үләннәренә каршы 1,8 млн гектар җир, корткычларга каршы 1 млн гектар, авыруларга каршы 900 мең гектарга якын җир эшкәртелгән. Саклау чараларында 1 меңгә якын техника җәлеп ителгән.

Республикада, тулаем алганда, 2020 елгы уңышны иминиятләштерүдә дәүләт ярдәме белән өч иминият оешмасы катнашкан. 25 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 50 иминият килешүе төзегән.

Ашлык уңышы, 2019 елга караганда, 1 млн тоннага арткан. Моңа игенчелек системасын камилләштерү, барлык агротехник алымнарны сыйфатлы үтәү, язын тупланган дым запасы йогынты ясаган. Минераль ашламалар кертүне арттыру буенча эш башкарылган. Узган елга караганда, 15 процентка күбрәк кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100