news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда шактый арткан

Шулай ук быел 353,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка артык.

Быел Татарстанда сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда шактый арткан
архив/Владимир Васильев

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел тугыз ай эчендә Татарстанда сөт җитештерү, узган елга караганда, арткан. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

«Тугыз ай эчендә барлык хуҗалыкларда 1,482 млн тонна сөт җитештерелгән. 2019 елга караганда, 2,2 процентка күбрәк. 353,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. 2019 ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка артык», — диде ул.

Бүген терлекчелек фермаларын югары технологияле җиһазларга күчерү эше дәвам итә. Хәзерге вакытта 1200 сөтүткәргеч, 130 савым залы, 79 робот савучы, 1300 тан сөт суыту танкы, 950 миксер бар. Яңа терлекчелек объектлары төзелеше дәвам итә.

Барлык категория хуҗалыкларда 1 млн башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 334 мең баш сыер, 512 мең баш дуңгыз, 349 мең баш сарык һәм кәҗә, 19,2 млн баш кош.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100