Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында сарымсак плантациясе булачак
Вячеслав Тутеров Спас районыннан җиде капчык югары сортлы сарымсак орлыгы сатып алган.
(Әлки, 17 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Борискино авылында яшәүче Вячеслав Тутеров 12 гектар җиргә сарымсак утырта. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Моның өчен ул күрше Спас районыннан җиде капчык югары сортлы сарымсак орлыгы сатып алган. Әлеге культураның чәчкечен Вячеслав арендага алып торган. Махсус ашламалар да сатып алган.
Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина Вячеславның авыл тормышы өчен янып-көеп йөрүен, кышларын үзенең тракторы белән урамнарны кардан чистартырга булышуын сөйләде.
Тырыш ир хәзер әлеге витаминлы яшелчәне чәчү белән мәшгуль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз