Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексеевск аграрийлары Казанда ярминкәдә үз продукцияләрен тәкъдим итә
Шимбә көнне, 19 сентябрьдә, Алексеевскида һәм Биләрдә көзге ярминкәләр узачак.
(Алексеевск, 17 октябрь, «Татар-информ», «Таң»). Алексеевск аграрийлары да Казанда уза торган ярминкәләрдә катнаша һәм шәһәр халкына үз продукцияләрен тәкъдим итә. Алар үз продуцияләрен кулай бәядән сата. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Җиңү проспекты янындагы базарда Алексеевск хезмәтчәннәре шәһәр кешеләренә ашлык, яшелчә, бал һәм ярмалар, май, сөт ризыклары һәм башка продукция сатып алырга тәкъдим иттеләр. «Алга» һәм «Родина» колхозлары солы (килограммы 8 сум), арпа (8 сум) һәм бодай (10 сум) сатканнар.
Аеруча райпо һәм «Эдем» ЧҖҖ алып килгән яшелчә һәм бу оешмаларның үз продукциясенә ихтыяҗ зур иде.
Шимбә көнне, 19 сентябрьдә, Алексеевскида һәм Биләрдә көзге ярминкәләр узачак.
Район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату «Оазис» сәүдә комплексы каршындагы мәйданда узачак. Сәүдә һәм концерт-уен программасы 7:00 сәгатьтә башлана.
Биләрдә көзге ярминкә авылның үзәк мәйданында башлана һәм шулай ук сәгать 7дә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз