news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыя башладылар

37 район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләде.

Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыя башладылар

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы эшчәннәре рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышын җыя башлады Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Бүгенге көнгә 40 район рапс җыюга керешкән, 81,8 мең га мәйданда Буа, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре аны җыюны төгәлләгәннәр инде. Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнары тәмамлап килә.

Шикәр чөгендерен җыюга 10 район — Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары керешкән. Бүгенге көндә культура 13308 га мәйданнан алынган (фаразга карата 27 процент), 550,7 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш — 413,8 ц/га.

Бәрәңге җыюга 12 район керешкән — Әгерҗе, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба һәм Тукай районнары. Ул 1578 га мәйданнан (39 процент) җыеп алынган, 45590 тонна җыелган, уртача уңыш — 289 ц/га.

37 район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Финиш сызыгына Балык Бистәсе, Азнакай, Әлмәт, Мамадыш, Лаеш һәм Менделеевск районнары чыкты. Бүгенге көнгә республика буенча 1502,8 мең га мәйданда ашлык суктырылган, 5310,2 мең тонна җыелган, уртача уңыш — 35,3 ц/га.

Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфрак эшкәртү 1058,5 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 59 процент тәшкил итә, шул исәптән 541,2 мең га тирәнтен эшкәртелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100