Кайбыч районының яшь фермеры ун меңгә якын бройлер үстереп саткан

Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәме белән үзенең агробизнесын уңышлы үстерә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Кайбыч районы Кошман авылыннан «Яшь фермер» программасы буенча конкурста катнашучы Рушан Сәйранов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәме белән үзенең агробизнесын уңышлы үстерә. Ул кошчылык белән шөгыльләнә башлаган. Фермер быел 9500 бройлер үстереп саткан. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 млн сум гранты миңа төзелеш материаллары һәм җайланмалары сатып алырга, катнаш азык һәм яшь кош-корт сатып алырга, инженерлык челтәрләре төзергә мөмкинлек бирде. Үз акчаларымны өстәп, объектны төзеп бетердем, җитештерүне җайга салдым», — дип сөйли Рушан Сәйранов.

Яңа кошчылык фермасында фермерның үз гаиләсе генә эшли дип әйтергә дә була. Рушан үзе, хатыны Динә һәм әнисе Резидә. Күптән түгел тагын бер кешене эшкә алганнар.

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, Сәйрановларның эшләре яхшы бара. Кошларның үсеше әйбәт, продукция сату җайга салынган.