news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда иң мул уңыш Зәй һәм Сарман районы кырларында чыга

Республика игенчеләре эшнең 26 процентын төгәлләде.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 17 август көненә республикада 383,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 26 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 1406 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,6 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды – Зәй һәм Сарман районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51,1 центнер уңыш җыеп ала. Нурлатта гектар уңышы – 50, Тәтештә – 45,1, Актанышта – 44, Балтачта – 42,3 центнер.

Иң аз уңыш әлегә Әгерҗе (26,4 центнер), Югары Ослан (27 центнер), һәм Питрәч районы (27,9 центнер) кырларында чыга.

Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 37 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта – Апас (35 процент), өченчедә – Нурлат һәм Әлки (32шәр процент) районнары.

news_right_1
news_right_2
news_bot