news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның биш районында бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгәннәр

Бүгенге көндә республикада сабан бодае – 401,8 мең, арпа – 449,3 мең, кукуруз – 50 мең, шикәр чөгендере – 51,1 мең, рапс – 92,3 мең, көнбагыш 122,4 мең гектарда чәчелгән, бәрәңге 1,4 мең гектар мәйданда утыртылган.

Татарстанның биш районында бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгәннәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай, Зәй, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтеш районнары игенчеләре бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгән.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. «Язгы культуралар барлыгы 90 процент мәйданда чәчелгән. Татарстанда быел әлеге культуралар барлыгы 2,8 миллион гектар мәйданны биләячәк», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Бөгелмә (99 процент), Ютазы (99), Баулы (98), Мөслим (98), Тукай (98), Чирмешән (98), Буа (97), Алабуга (97), Спас (96), Чистай (96), Минзәлә (95), Әтнә (94), Әлмәт (93), Сарман (93), Әлки (92), Балтач (92) һәм Балык Бистәсе (91) районнарында да язгы чәчү ахырына якынлаша.

Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Мөслим, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары чөгендер чәчүне төгәлләгән инде. Минзәлә районында да бу эш тәмамланып килә (94 процент).

Бүгенге көндә Татарстанда сабан бодае — 401,8 мең, арпа — 449,3 мең, кукуруз — 50 мең, шикәр чөгендере — 51,1 мең, рапс — 92,3 мең, көнбагыш 122,4 мең гектарда чәчелгән, бәрәңге 1,4 мең гектар мәйданда утыртылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100