Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сарман» агрофирмасы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр
Әлеге культура хуҗалыкта барлыгы 2680 гектарда игеләчәк.
(Сарман, 17 апрель, «Татар-информ», «Сарман», Зөлфия Шәрипова). «Сарман» агрофирмасы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере чәчәргә кереште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүгенге көнгә чәчү 4 гектарда үткәрелгән. Басуга иң элек гектарына 2 центнер исәбеннән ашлама кертелеп бара, аның артыннан җиргә чәчү алды әзерлеге үткәрелә, алар артыннан чәчү агрегатлары кузгала.
«Эш өчен барлык мөмкинлекләр бар, бары тик һава торышының уңай булуы гына кирәк», — ди «Сарман» агрофирмасы агрономы Рамил Шакирҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз