news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда таналар өчен субсидия күләме быел ике мәртәбә арткан

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сыер абзары, мини-ферма төзү өчен дә субсидия күләме быел сизелерлек артканын әйтте.

Татарстанда таналар өчен субсидия күләме быел ике мәртәбә арткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов тана сатып алучыларга субсидия күләме быел ике мәртәбә арттырылганын әйтте.

«Татарстанда 465 мең шәхси хуҗалык бар. Республикада ел саен аларны үстерүгә ярдәм чаралары камилләшеп бара. Мәсәлән, шәхси хуҗалыкларга таналар алу өчен субсидия каралган. Без быел аның күләмен арттырдык. Былтыр гади хуҗалыктан алынган танага — 30 мең сум субсидия бирелсә, быел аның күләме 60 меңгә кадәр җитте. Токымлы тана өчен элек 40 мең каралган булса, быел 70 меңгә җиткердек», — диде Ришат Хәбипов Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре белән очрашуында.

Субсидия күләме арту таналар кыйммәтләнү белән бәйле. Министр урынбасары сүзләренчә, бүгенге көндә яхшы тана алу өчен 120-150 мең сум акча кирәк.

Шәхси хуҗалыгында сыерлар санын арттырырга теләгән кешеләргә абзар салу өчен дә субсидия күләме быел сизелерлек арткан.

«Кешенең 2-3 сыеры булып, аларның санын бишкә җиткерү йөкләмәсе алса, элек ул абзар, мини-ферма төзү өчен 200 мең сум субсидия алырга хокуклы иде. Без быел аның суммасын 300 мең сумга кадәр арттырдык. Сыерлар санын биш башка арттырырга йөкләмә алучыларга субсидия күләме 400 меңнән 600 меңгә кадәр артты», — диде Ришат Хәбипов.

Әлеге ярдәм чараларыннан тыш, Татарстанда бер сыер тотучыларга бюджеттан елына ике мең сум, ике сыер тотучыларга — һәр мал өчен өчәр мең сум, өч һәм аннан күбрәк сыеры булганнарга — һәр мал өчен дүртәр мең сум субсидия бирелә. Бу ярдәм чаралары өчен 350 млн сум акча каралган. Ришат Хәбипов ветеринар хезмәтләре өчен һәр сыерга 300 сум субсидия бирелеп баруын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100