news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Арча районында бодайның шәмәхә орлыклы яңа сортын үстерә башлаячаклар

Аннан пешерелгән ипинең сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны кисәтү өчен файдасы зур булачак.

Татарстанның Арча районында бодайның шәмәхә орлыклы яңа сортын үстерә башлаячаклар
Рамиль Гали

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекциясендәге шәмәхә орлыклы Надира сортлы бодай дәүләт сынавын уза. Әлеге сортны Арча районында үстерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова хәбәр итте.

«Быел без беренче тапкыр Татарстанның сорт участокларында шундый бодайны күрәчәкбез. Килешү бунча орлыкның берникадәр өлешен Арча районының бер хуҗалыгына бирдек», - диде ул.

Василова сүзләренчә, яңа сорт бодай серкәләндерү юлы белән алынган. Аннан пешерелгән ипинең сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны кисәтү өчен файдасы зур булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100