Республика аграрийлары фәнни тәкъдимнәр буенча эшләргә ниятли

Республика аграрийлары фәнни тәкъдимнәр буенча эшләргә ниятли

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Финанс мөмкинлекләр булганда ничек итеп уңышлы авыл хуҗалыгы продукциясе алырга - Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен әнә шундый рекомендацияләр эшләргә ниятли. Икътисади нигезләнгән метод эшләргә беренче заказны Азнакай районы игенчеләреннән алганнар. Бу көннәрдә галимнәргә республиканың агросәнәгать комплексының эре инвестларыннан берсе булган - "Татфондбанк" ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аның карамагында Зәй, Кайбыч, Буа һәм Чүпрәле районнары агрофирмалары бар. Һәрбер агрофирманың үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхси методикасы эшләнәчәк.

Узган ел республика игенчеләре мул уңыш үстерде, әмма фаразлар чынбарлыкка туры килмәгән - иген азрак җыеп алынган. Югыйсә, һава торышы да игенчеләр өчен әйбәт торды. Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әлеге вәзгыятьне анализларга булган. Нәтиҗәдә, кайбер хуҗалыкларның икътисади яктан файдалы булмаган культуралар үстерүе, туфракның уңдырышлыгын исәпкә алмыйча, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнүе ачыкланган. Шул рәвешле, галимнәрдә авыл хуҗалыгы продукциясенең түбән үзкыйммәте һәм югары рентабельлегенә ирешү максаты белән республиканың һәр хуҗалыгы өчен аерым шәхси программа әзерләү фикере туган.