Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә көнбагыш мае һәм шикәр комына бәяләр кимиячәк
Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев продуктларга бәяләрне тотрыклыландыру турындагы килешүләргә кул куйды.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев бәяләрнең кайчан кимиячәге турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Шикәр комының бер килограмм бәясе - 36 сум, көнбагыш маеның - 95 сум. Бу бәяләр 2021 елның беренче кварталы ахырына кадәр гамәлдә булачак», - диде ул.
Министр бәяләрнең биш көн эчендә төзәтелергә тиешлеген, ведомствода инде аларның кими башлаганлыгы турында мәгълүмат булуын әйтте.
Ваклап сатуда өстәмә бәягә салым (НДС) шикәр комына килограммы өчен 46 сумнан һәм бер литр май өчен 110 сумнан теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз