Чирмешәннең Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы авылдашларына үрнәк - күпләп терлек асрый

Районның авыл җирлекләре башлыклары бер-берсеннән эшкә өйрәнә.

 Чирмешән районының Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев башкаларга үзе үрнәк
Районның авыл җирлекләре башлыклары бер-берсеннән эшкә өйрәнә, шушы көннәрдә, әйтик, Керкәлегә барып, авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗевларның мал асрау тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар.
(Чирмешән, 16 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Минвәли улы Гыйләҗев башкаларга үзе үрнәк күрсәтә – күп итеп мал тота. Сөйләү, үгетләү – бер, ә менә кулыңа үзең сәнәк-көрәк тоту – икенче. Абзарыңда малың булганда чәй өстәле артына утырганчы алар янына чыгасың, әле кичен, эшең беткән кебек булса да, барын да кабат карап, барлап, урнаштырып керәсең. Малга гел “күз-колак“ кирәк.

Гыйләҗевларның абзарлары тулы мал: 7 сыер, тулаем 13 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Якын көннәрдә сыерлары күбәячәк – бер таналары бозауларга тиеш.

Соңгы вакытларда Кирам Гыйләҗев, гомумән, терлекчелек тармагына нык якынайды. Нәкъ бу җирлектә, Югары Кәминкәдә “Ильхан“ терлекчелек комплексы корыла башлады, бирегә өч йөзгә якын мөгезле эре терлек кайтарылды, аеруча сөт җитештерү буенча район күрсәткечләрен яхшыртуга зур өлеш кертәләр. Комплекста эш барышы җирлек башлыгының да контроленда. Документлар әзерләгәндә, аеруча төзелеш барышында аңа еш мөрәҗәгать итәләр.

Җирлек буенча соңгы ике елда дүрт гаилә фермасы оешкан.

Инде Гыйләҗевларның иркен абзарларына кереп карыйк. Бик зур булмаган бүлемнәрдә сыерлар, бозаулар кысанлык сизми, урыннары якты, чиста. Асларын җыештырганда малларны ишегалдына чыгарып торалар. Савыла торган сыерлар шуннан иртән һәм кичен берәм-берәм универсаль саву станциясенә – УДСка керәләр. Бүлемнәргә кереп йөрисе булмагач, бу станция бик җайлы. Колхоздагы кебек.

– Шәхси хуҗалыкларда, башкаларда әле мондыйны күргән юк иде, - дип гаҗәпләнде район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов, бирегә авыл җирлекләре башлыклары белән тәҗрибә уртаклашырга килгәч.

Сыерларның күбесе “паровоз кебек“, эреләр, аппетитлылар. Тәүлегенә 18-20 кило сөт савып алалар. Һәркайсы 55-65 мең сумга төшкән, сөтлеләр. Әнә Чирмешәннән алынганы әйләнәсе күп сөт бирә.

– Кышкылыкка үзебезнең 24 гектар җирдән 74 төргәк печән җыйдык, 42 төргәк салам хәстәрләдек. 11 тонна фураж запасыбыз бар, - ди Кирам Гыйләҗев.

– Бакчабызда үстергән 3 тонналап кабак та – малларга бик туклыклы азык, аны ваклап бирәбез.

Без чөгендер үстермибез. Көн саен уртача 30 килограмм фураж тотыла. Дүрт чиләкләп арпа пешерәм.

Алар фуражны үз тегермәннәрендә, ваклагычта тарттыралар. “Ветеран“ “Волга“га да эш тапканнар – юл барында аңа арба тагып, тиресне бакча ягына чыгаралар икән. Зур ишек артындагы төргәкләрне абзар алдына машина белән тарттырып кертәләр. Эшне җиңеләйтү, тизләтү өчен әмәле табыла инде.

13 эре мал көнгә уртача 30 чиләкләп су эчә, аны җәйге чорда колонкадан алсалар, салкынайткач мунчадан ташыйлар, анда, шөкер, газ гел янып тора.

Гыйләҗевлар җәйге вакытта көненә 60-65 килограмм сөт сатканнар, хәзер кимрәк, 30-35 килограмм тирәсе. Акчасын биреп торалар, сезон вакытында 25-28 мең сумга урын бар – Казанда һәм Әлмәттә яшәүче инде гаиләле улларының торакка ипотека кредитын түләргә бик булышалар. Балалары үзләре дә, кайткан-киткән арада, бакча эшләрендә, мал карашырга иренмиләр икән.

Алар гомер буе мал асрый. Әтиләре Минвәли абый колхоз рәисе булганда абзардагы эшләр еш кына балаларга да эләгә.

– Үзем малчылыкны үгезләр симертүдән башладым. Шәһәрләргә алып барып, байтак ит саттык, - ди Кирам Гыйләҗев. -Бүген итне урнаштыру кыенрак, ә сөткә ихтыяҗ бар. Дәүләт тә бу яктан нык булыша, без, мәсәлән, төзелешкә 200 мең сум субсидия алдык, рәхмәт, сыер саву аппараты да бирделәр. Бушлай бит бу. -Иртә торабыз, бишенче яртыда маллар янына чыгам. Кышын кыенрак, тиресне чыгару озак вакытны ала. Кар яуса башта аны көрәп сукмак саласы бит.

Кирам Минвәли улының хатыны Ильфирага, әниләре – 84 яшьлек Наилә апага да, күп мал асрагач, эш бетеп тормый, кем кайсын булдыра – шуны башкара.

– Без бер-беребездән өйрәнеп эшлибез, - ди Гыйләҗевларның күршесе, үзе дә 12 баш мөгезле эре терлек тотучы Рәҗәп Мәслахов. -Мин дә дәүләт программасы буенча субсидия алу өчен документлар әзерләдем, андый ярдәмнән ник файдаланмаска ди?!

Мәслаховлар ат та, казлар да асрарга иренмиләр.

Әйе, башкалар тәҗрибәсенә таянып эшләү бик мөһим. Бу айда авыл җирлекләре башлыкларын Иске Котышка һәм Иске Кадига да алып бармакчылар. Аларда да иң элек малчылык, гаилә фермалары төзү, бу өлкәдә дәүләт тарафыннан тәкъдим ителүче программалар турында киңәш тоту күздә тотыла, диелгән район хәбәрендә.