news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Бәрәңге һәм яшелчә язгы ярминкәгә дә җитә

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, ярминкә мәйданчыкларына фермерлар продукциясе зур күләмдә кертелә, «әмма халык шау-шулы ихтыяҗ тудыра».

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бәрәңге һәм яшелчә җитәрлек күләмдә бар.

«Яңа елга кадәр шимбә көннәрендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, ә аларны оештыру өчен бәрәңге җитә. Бездә шулай ук язгы ярминкәләр өчен продукция күләме дә броньлаштырылачак, алар халыкка ташламалы бәяләр буенча март–апрель айларында сатылачак. Республикада кирәкле азык-төлек продуктлары җитәрлек күләмдә җитештерелә», — дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Авиатөзелеш районында ярминкә мәйданчыгында.

Габдрахманов сүзләренчә, ярминкә мәйданчыкларына фермерлар продукциясе зур күләмдә кертелә, «әмма халык шау-шулы ихтыяҗ тудыра». «Кешеләр шау-шу күтәрә — барысы да шунда ук һәм продукцияне „кирәк була калса дип“ күп итеп сатып алалар. Бер-ике атнадан соң бу ажиотаж кимер дип уйлыйм. Һәм халык үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк булган продукцияне сатып алачак», — диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары ышандыруынча, Казанның һәм республиканың башка зур шәһәрләренең ярминкә мәйданчыкларына киләчәктә дә кирәкле күләмдә бәрәңге һәм яшелчә китереләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100