news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фермерларга ярдәм итү өчен туры эфирлар оештырыла

Видеодәресләрне фәнни-тикшеренү институтларының профессорлар-укытучылар составы, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүчеләр вәкилләре уздыра.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийларының видеодәресләр ярдәмендә авыл хуҗалыгын алып бару нечкәлекләрен дистанцион рәвештә үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы буенча бушлай онлайн-трансляцияләр Үз Фермерлыгым (Свое  Фермерство)  платформасында «Агролайф» бүлегендә уза.

Катнашу өчен платформага керергә кирәк, кушылырга һәм 24/7 форматында аграр юнәлеш буенча үзең өчен кызыклы булган нәрсәләрне тыңларга мөмкин. Фермерлар белем бирү вебинарларында катнаша, авыл хуҗалыгы техникасы яңалыклары белән таныша алалар.

Моннан тыш, платформа кысаларында җитештерүгә онлайн-экскурсиягә дә эләгергә йә заманча биопрепаратларны лаборатор сынауларда катнашырга мөмкин.

Видеодәресләрне АПКның фәнни-тикшеренү институтларының профессорлар-укытучылар составы, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүчеләр вәкилләре уздыра.

Экспертлар ил селекциясенең алдынгы казанышлары һәм энтомофаглар ярдәмендә уңышны органик яклау үзенчәлекләре, фермерларга ярдәм чаралары, бакча җиләк-җимешләрен үстерү үзенчәлекләре, авыл хуҗалыгында иярченле мониторинг, органик җитештерү һәм акыллы фермерлык турында сөйлиләр, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100