news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фермерлар өчен 30 млн сумга кадәр яңа грант булачак

Бу грантка крестьян хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары керми дәгъа итә алмый.

Татарстанда фермерлар өчен 30 млн сумга кадәр яңа грант булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта яза.

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль закон нигезендә эшкуарлыкның микро- яисә кече эшкуарлык критерийларына җавап бирә торган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен (авыл территориясендә теркәлгән көннән 24 айдан артыграк гамәлдә булган) 30 млн сумга кадәр күләмдәге «Агропрогресс» гранты кертелә.

«Агропрогресс» — бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен грант (мәс., җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр), моңа КФХлар, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары керми, алар өчен аерым программалар эшли.

Агропрогресс гаилә фермаларын үстерү буенча грантка бик охшаган, шул ук максатлар өчен тотыла: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аны эшләнмәләре продуктларын җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сату базасын үстерү, моңа авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен яңа объектлар төзү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен объектларны җайланмалар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус транспорт белән комплектацияләү, авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү материалы сатып алу керә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, тармакны алга таба үстерү бурычларын үтәү күп очракта кече хуҗалыклар эшенә бәйле, болар — 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 мең фермер хуҗалыгы, 2019 елда җитештерелгән 250,9 млрд.сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы — 125,7 млрд. сумы аларга туры килә (КФХ — 25,4 млрд. сумлык (10%), шәхси ярдәмче хуҗалыклар — 100,3 млрд. сумлык (40%).

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкмы, фермермы яки үзмәшгульме ул, нинди рәвештә эшләве мөһим түгел, республикада җитештерү белән шөгыльләнүче һәр кеше кадерле», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100