Әгерҗенең Иж-Бәйки һәм Кырынды басуларында 1586 гектарда бөртеклеләр суктырылган

Агрофирма кырларыннан уңыш әлегә бер гектардан 16,4 центнер чыга.
(Әгерҗе, 16 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Кичә комбайннар Кырынды һәм Иж-Бәйкинең арыш һәм арпа басуларында эшләде. “Агрофирма–Әгерҗе“ һәм “Наҗар“ ширкәтләре басуларыннан 1586 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Агрофирма кырларыннан уңыш әлегә бер гектардан 16,4 центнер чыга.Агрофирмада көзге чәчү эшләре дә башланды.