Быелгы чәчү Минзәләдә узган елга карата 8 көнгә алданрак төгәлләнде

Хәзерге вакытта чүп үләннәренә каршы эшкәртү башланды

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Минзәлә муниципаль районында 30900 гектарда сабан ашлыклары чәчелеп бетте. Планга карата 49 процент кукуруз, 2100 гектарда рапс чәчелде. 120 гектар (75 процент) бәрәңге утыртылды, кишер чәчү тәмамланды. Беръеллык үләннәр чәчү дә төгәлләнде, бу эш 2900 гектарда башкарылды. Үсемлекләрне тишелеп чыкканчы тырмалау дәвам итә.
Чүп үләннәренә каршы эшкәртү башланды. Кызу, җилле һава җирдәге үсемлекләргә кирәк булган дымны бик зур микъдарда юкка чыгара. Чүп үләннәренә каршы эшкәрткәндә биологик препаратларны бергә кушып эшкәртергә кирәк. Быел язгы чәчү башка елларга караганда сигез көнгә иртәрәк бетте, игенчеләр технологик нормага сыешты, хәзер икенче этап – үсемлекләрне үстерү башлана, дип хәбәр итә  "Минзәлә" порталы хәбәрчеләре.