news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Ярминкәләр 13 мартта башланды һәм 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). 17 апрельдә Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярминкәләрдә иртәнге алтыдан фермерлар җитештергән продукцияне үтемле бәядән сатып алып булачак.

Казанда ярминкә мәйданчыклары барлык районнарда да ачыла. Әйтик, Авиатөзелеш районында яшәүчеләр өчен мондый мәйданчыклар - Ленинград урамы, 7, Беломорск һәм Гудованцев урамнары чатында, Дементьев урамы, 7, Вахитов районында – Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында, Киров районында – Кызыл Кокшай урамы, 150/2, Батыршин урамы, 20 һәм Революция урамы, 12 (Юдино бистәсе) адреслары буенча эшләячәк.

Яңа Савин районында – Хөсәен Ямашев проспекты, 71а, Лаврентьев урамы, 10, Мәскәү районында – Шамил Усманов урамы, 1, Идел буе районында – Рихард Зорге урамы, 66, 1нче корпус һәм Юлиус Фучик урамы, 72 (чатырлы мәйданчык), Совет районында Аграр урамы, 2, Зәкиев урамы, 12 һәм Липатов урамы, 7 адреслары буенча оештырыла.

Ярминкә мәйданчыклары шулай ук Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә – «Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы (Яшел Үзән районы) янында да эшләячәк.

Чаллы халкы «Строитель» стадионы һәм ипподром территориясендә, ә Түбән Камада яшәүчеләр «Комета» үзәк базары һәм «Магнит» сәүдә үзәге (Южная урамы, 1) каршында оештырылган ярминкә мәйданчыкларына рәхим итә ала.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 мартта башланды һәм 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100