news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыл халкы өчен яшелчә орлыклары районнарга җибәрелгән

Орлыклар сатып алуга 10 млн сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл халкы өчен яшелчә орлыклары муниципаль районнарга җибәрелгән, аннары авыл халкына таратылачак.

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Президенты ел саен халыкка яшелчә орлыкларына 10 млн сум акча бүлеп биргәнен искәртте.

Халыкка орлыклар өләшү эшен «Татпотребсоюз» оешмасы алып бара. Артык продукцияне аннары «Татпотребсоюз» халыктан сатып алачак. Шул продукция ярминкәләргә килеп ирешә. Быел 28 тонна суган, 600 шәр кг кишер һәм чөгендер орлыгы, 120 мең данә кәбестә үсентесе сатып алынган.

Министр әйтүенчә, тулаем язгы чәчүгә әзерлеккә килгәндә, республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы орлыклар белән тәэмин ителеш 115 процент (366 мең тонна). Кукуруз орлыклары 92 процент, шикәр чөгендере 77 процент, көнбагыш орлыгы 75 процент күләмендә тупланган.

Марат Җәббаров хуҗалыклар игътибарына орлыклар белән тәэмин итүчеләр дә булганын әйтте. 


news_right_1
news_right_2
news_bot