news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча миллиард сум чамасы кредит бирелгән

25 елга кадәр вакытка 100 меңнән 3 млн сумга кадәр кредит алып була, беренчел взнос 10 проценттан башлана.

Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча миллиард сум чамасы кредит бирелгән
Владимир Васильев

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан авыл ипотекасын бирү буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урында. 2159 гаилә торак сатып алу һәм төзү өчен акча белән тәэмин ителгән. 2021 елда республикада 466 гаилә бу программадан файдаланган, кредитлауның гомуми суммасы якынча 993 млн.сум тәшкил итә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәсе буенча, программаның баш операторы «Россельхозбанк» агымдагы елда татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга 587 млн сумлык 275 кредит биргән, ә барысы 1397 заявка кергән.

2021 елда «Сбербанк»кергән 1325 заявкадан 178енә 380,82 млн сумлык ипотека кредиты биргән. «Ак Барс банк» тарафыннан 404 заявкадан 13енә 25,03 млн сумлык ипотека кредиты бирелгән.

Авыл ипотекасын авыл территориясенә караган һәм халкы 30 000 кешедән артмаган теләсә кайсы торак пунктта теләсә нинди күчемсез торак сатып алу өчен алырга мөмкин. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы — 100 меңнән 3 млн сумга кадәр, беренчел взнос 10 проценттан башлана.

Гаризаны 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге кешеләр бирә ала. Беренчел взнос буларак ана капиталын кулланырга мөмкин. Стажга карата таләпләр йомшартылды — соңгы (агымдагы) эш урынында кимендә 3 ай эшләү таләп ителә.

2021 ел яңалыклары:

  • Фатирны 5 каттан да артык булмаган йортларда сатып алырга була;
  • Алынган торакта 6 ай эчендә теркәлергә кирәк;
  • Йортны хәзер арендаланган җир кишәрлегендә дә төзергә мөмкин.

Авыл территорияләре исемлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында төгәл белергә, ә Министрлыкның колл-үзәгендә авыл ипотекасы мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин, тел.: 8 (800-44) 4-16-70.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100