2016 елда Татарстанның иң алдынгы һәм артта калган районнары, авыл хуҗалыклары – рейтинг

Марат Әхмәтов җирдән нәтиҗәле файдаланган һәм начар күрсәткечле районнарны да атады.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 6 муниципаль берәмлеге – Тукай, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Әлки һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы оешмалары республика тулай продукциясенең 36 процент өлешен бирә. Бу хакта кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.

Төп доклад белән Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәр бишенче өлеше Тукай районында җитештерелә. Министр инвесторлар арасында "Агросила групп", "Ак Барс Холдинг" кебекләрне санап узды, аларның һәркайсына 16 шар процент туры килә. Әмма, аның сүзләренә караганда, "Агросила" бу нәтиҗәгә күпкә кечерәк мәйданда ирешә. "Кызыл Шәрыкъ" җитештергән продукция тулай продуктның 6 процентын тәшкил итә. Марат Әхмәтов "Органик Групп", ООО "Арча", "Союз-Агро", "Кулон", "ТатАгро" кебек инвесторларның җирне эшкә җигү нәтиҗәлелеге республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булуын билгеләп узды. “Процентлар буенча субсидия аша аларның инвестиция кертү авырлыкларының зур өлешен үз өстенә алып, республика аларның тулай продукциягә зуррак өлеш кертүенә исәп тотарга хаклы”, – дип белдерде ул.

Алга таба министр сөрүлек җирләреннән табыш кертү буенча районнарны чагыштырды. “Үз потенциалын максималь дәрәҗәдә кулланмаган районнарда төп сәбәп кеше факторы. Мәсәлән, Зәй, Актаныш, Балтач, Кукмара, Әтнә районнары сөрүлек җирләре мәйданыннан 1,5-2 мәртәбә күбрәк акчалата керемгә ия булса, Яңа Чишмә, Мөслим, Бөгелмә, Әлмәт, Аксубай, Минзәлә, Чирмешән районнарында тискәре күренеш. Өстәвенә бу районнар республиканың товар продукциясендә үенең чагыштырма авырлыгын да югалта”, – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр бер гектар сөрүлек мәйданына кергән акча буенча районнар арасында аерма 5-6 мәртәбә булуын, ә аерым хуҗалыклар арасында ул 10 һәм күбрәк тапкыр булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, Буа районының “Коммуна” ширкәтендә ул 50,5 мең сум, шушы ук районның “Буа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 9 мең сум. Биектау районы “Татарстан” агрофирмасында 37,7 мең сум, шул ук районның “Агро-Холдинг” җәмгыятендә 10,6 мең сум. Чүпрәле районының “Цильна” оешмасында 58,6 мең сум, “Шәйморза” җәмгыятендә 8,9 мең сум. Кукмара районының “Восток” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 61 мең сум, “Дружба” җәмгыятендә 7,9 мең сум.

Марат Әхмәтов үзенең 19 процент сөрүлегендә авылның барлык акчалата кеременең яртысын бирүче 100 иң яхшы хуҗалык билгеләнгәнен әйтте. Миллионга якын гектарында республика товар продукциясенең нибары 20 процентына гына ия проблемалы 200 хуҗалык та бар. Министр китергән слайдта республиканың иң яхшы 10 авыл хуҗалыгы предприятиесен күрергә була иде. Болар: “Рассвет”, Вахитов исемендәге (Кукмара), “Цильна” (Чүпрәле), “Продпрограмма” (Мамадыш), “Зәй” агрофирмасы (Зәй), “Сафиуллова” крестьян-фермер хуҗалыгы (Тәтеш), “Кырлай” җәмгыяте (Арча), “Татарстан” агрофирмасы (Биектау), Тимирязев исемендәге (Балтач), “Шахтер” хуҗалыклары (Әтнә).

Министр терлекчелек, үсемлекчелек һәм икътисад күрсәткечләре буенча 2016 ел нәтиҗәләренә карап төзелгән рейтингны да тәкъдим итте.

Беренче унлыкка кергән иң алдынгылар (1-10 урыннар язылганча бара): Әтнә, Балтач, Актаныш, Тукай, Саба, Буа, Кукмара, Зәй, Кайбыч, Яшел Үзән.

11-20 урында түбәндәгеләр: Апас, Чүпрәле, Алабуга, Тәтеш, Арча, Сарман, Әлки, Нурлат, Мамадыш, Биектау.

Рейтингта 21-31 урынны биләп торучылар: Түбән Кама, Ютазы, Теләче, Балык Бистәсе, Питрәч, Азнакай, Чистай, Алексеевск, Лаеш, Яңа Чишмә, Баулы, Лениногорск.

32-43 урыннарда түбәндәге районнар: Минзәлә, Әгерҗе, Аксубай, Мөслим, Спас, Югары Ослан, Бөгелмә, Әлмәт, Менделеевск, Кама Тамагы, Чирмешән.

Марат Әхмәтов район башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы җирлекләре җитәкчеләренә эшкә җигелмәгән мөмкинлекләргә анализ ясарга тәкъдим итте. Министр кече хуҗалык формалары белән эш буенча төзелгән рейтингта да алдынгылар һәм артта калучылар исемлегендә шушы ук районнар булуын әйтте.

“Муниципаль хакимият авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген үстерүдә кызыксынсын өчен, муниципаль бюджетларга бирелә торган субвенцияләрне һәм төрле программаларга кертүне үсеш темплары белән бәйләп карарга иде”, –  дип министр ел дәвамында 5 процентлык үсешкә ирешә алмаган районнарны билгеләп узды. Яшел Үзән, Ютазы, Югары Ослан, Лаеш, Әлмәт, Кайбыч, Кама Тамагы, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Арча – шундыйлардан.