Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә районына Эстониядән һәм Даниядән токымлы таналар алып кайттылар
Һәр сыер елына 8-10 мең килограмм сөт бирергә мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәләнең «Камский бекон» хуҗалыгына Эстониядән 205 токымлытаналар алып кайттылар. Бу көннәрдә Даниядән 292 баш голштин токымлы тана кайтарылган. Бу турыда «Мензеля-информ» хәбәр итә.
Һәр сыер елына 8-10 мең килограмм сөт бирергә мөмкин.
Минзәлә районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков сүзләренчә, Эстониядән кайтарылган таналар быел капиталь ремонтланган Балтай сөтчелек комплексына урнаштырылган, ә Даниядан кайтарылган терлекләр әлегә Толымбай авылында сөтчелек комплексында карантинда.
Моннан тыш, Степановка авылы янында «Август» җәмгыятендә 2,4 мең башка сөтчелек комплексы төзелеше бара. Киләсе елда 3,6 мең башка тагын шундый комплекс төзү планлаштырыла. «Камский бекон» да яңа комплекс торгызырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз