Бөлгенлеккә төшмәү юлларын кайгырта торган программа әзерләнә – Илдус Габдрахманов

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2018-2022 елларга "Туфракны биологик яктан саклау" программасы әзерли.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2018-2022 елларга “Туфракны биологик яктан саклау” программасы әзерли. Ул туфракның уңдырышлылыгын арттыруда күпьеллык үләннәр, сидератлар чәчүне күздә тота. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат очрашуында Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

“Республикада җирнең потенциалы, бөртеклеләргә күчереп исәпләсәк, 16 центнер тирәсе. Җирдән файдаланган саен аннан туклыклы матдәләр чыга бара. Ә кире кайтару, кызганычка каршы, җитәрлек күләмдә түгел. Икенче фактор да бар, без куллана торган материаль ресурслар, ягулык-майлау материалларын, ашламаларны алсак та, аларның бәяләре арта бара. Кызганыч, безнең җитештерә торган продукция тотрыклы түгел. Узган ел 3 нче класслы бодайның бер килограммына бәясе 10,50 сум булса, быел 8 сумга урнаштыру да катлаулы. Шуңа күрә, без җирдә эшләгәч, җирне ташлый алмыйбыз. Аңа ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк”, – диде министр урынбасары.

Әлеге программаның асылы үсемлекчелек тармагында җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен киметеп, базар шартларында бөлгенлеккә төшмәү юлларын эзләү.

“Шуның берсен без масштаблы рәвештә республика җирләрен биологик юнәлеш белән тәртипләү дип уйлыйбыз. Монда нәрсә турында сүз бара соң? Тирес керткән җирдә уңыш һәрвакытта күбрәк була. Шәхси хуҗалыкларда да бәрәңге бакчасына тирес кертсәк, икенче икмәк уңышы мулрак бит. Без исә моны кырларга коры органик матдә кертү дип атыйбыз. Республика буенча, бүгенге көндә һәр гектар сөрүлек җиренә 2,4 тонна тирәсе коры матдә керә. Дефицитсыз чыгу өчен, шушы матдәне уртача 4 тонна тирәсе кертергә кирәк", – ди Илдус Габдрахманов.

Җирне нәрсә белән ашларга? Тиресне каян алырга? Илдус Габдрахманов сүзләренчә, туфракны баетуда берничә юл бар.

“Беренчедән, күпьеллык үлән чәчү. Ул җирнең су эррозиясенә дә каршы көрәшә, уңдырышлы туфракны агызуын туктата. Икенче юнәлеш, кузаклы культуралар белән эшләү. Аларның өлешен 10 процентка кадәр җиткерү. Өченчесе, масштаблырак, сидераль культуралар белән эшләү. Без әле моңа кадәр чиста пар дип сөйли идек. Шул ук вакытта без республика басуларында сидератлар кулланып, матур гына нәтиҗәләргә дә ирештек. Җәйге чорда Сарман, Зәй районнарында күрсәттек аны. Меңләгән гектар җирдә шушы сидераль культураларны пар җирләренә чәчеп, эшкәрттек. Сидератлар кергән җирдән, шушы ук технология белән чәчелгән күрше басуга караганда, 1 тоннага артыграк уңыш алынды. Менә бу – үзкыйммәтне киметү буенча юлларның берсе. Икенчесе, комбайн арпа, арыш культураларын җыеп алганнан соң, аның артыннан кереп, сидераль культураларны чәчү. Көзге периодта чәчеп, үстереп, органик матдә итеп кире җиргә бирү", – диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов билгеләгәнчә, бу эшне республика буенча һәр хуҗалыкка 20 процент итеп куярга планлаштыралар.

“Әгәр базарда үзкыйммәте аз булган товар җитештереп, рентабельле эшлисең килә икән, бу юнәлешне кертергә кирәк. Сүз дә юк, авыр бара, әмма безнең программа инде эшләнеп, 2018 елда кабул ителеп, 2022 елга кадәр дип эшләнә. Һәр районга үзенең нормативларын җиткереп, әлеге программаны гамәлгә ашыру өстендә эшләячәкбез. Монда ике юл бар: беренчедән, белгечләр бу юнәлешкә йөз белән борылырга тиеш. Үзебезнең уку процессында, белем күтәрү курсларында шушы юнәлешкә күбрәк басым ясаячакбыз. Икенчесе, бюджет белән ярдәм иткәндә, аларны стимуллаштыру өчен нинди ысуллар куллану турында истә тотачакбыз”, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.