news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара элеваторы 33 мең тонна ашлык кабул иткән

2020 елда предприятиедә ремонт эшләре башкарылды.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Кукмара элеваторы 33 мең 317 тонна ашлык кабул иткән. Узган ел ноябрь аенда саклауга 25 мең тонна ашлык салынган булган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ашлыкны Мамадыш һәм Арча районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән һәм Марий-Эл Республикасыннан алып килгәннәр.

Элеватор директоры Гүзәлия Гыйззәтуллина сөйләвенчә, быел элеваторда ремонт эшләре башкарылган, складларда дезинфекция үткәрелгән, түбә һәм түшәмнәр яңартылган.

«Барлык җитештерү җайланмаларын катнаш азык заводына күчерергә, ә элеваторда ашлык саклауны гына калдырырга уйлыйбыз. Тиздән борай җитештерүне дә башлап җибәрмәкче булабыз, моның өчен кирәкле документлар әзер инде. Ә якындагы өч елда элеваторда яңа силос банкаларын урнаштырачакбыз», — диде элеватор директоры.


Элеватор 10 гектар мәйданны били, катнаш азык цехы – 4 гектар. Предприятиедә 45 мең тоннага кадәр ашлык сыйдырырлык 12 склад һәм дүрт ашлык киптерү җайланмасы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100