news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы беренче булып урып-җыю эшен тәмамлаган

Татарстанда 8 районда 3 көнлек урып-җыю эше калган.

Әтнә районы беренче булып урып-җыю эшен тәмамлаган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Әтнә районы 19,3 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп, республикада беренче булып урып-җыю эшен тәмамлаган. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстан амбарларына 5,3 млн тонна ашлык салынган. Нибары 8 районда — Баулы, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш, Менделеевск районнарында якынча 3 көнлек урып-җыю эше калды. Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектарына уртача 35,3 центнер тәшкил итә», — диде Марат Җаббаров.

Республика икмәгенә иң зур өлешне Буа (228 мең тонна), Арча (215 мең тонна), Тәтеш (205 мең тонна) районнары керткән.

«Инвесторларның эш нәтиҗәләре дә зур. Ашлык суктыру буенча югары нәтиҗәне „Агросила“ (512 мең тонна, гектарына 45,3 центнер), „Ак Барс“ (419 мең тонна, гектарына 33,7 центнер), „Красный Восток Агро“ (206 мең тонна, гектарына 30,9 центнер) оешмалары күрсәтте», — диде Марат Җаббаров.

Министр гектардан иң күп уңыш алган 11 районны атады. Алар: Зәй (48,6 ц), Тәтеш (46,5 ц), Кукмара (43,2 ц), Нурлат (43,1 ц), Балтач (41,7 ц), Сарман (41,2 ц), Минзәлә (41,1 ц), Тукай (40,5 ц), Актаныш (40,3 ц), Әтнә (40,2 ц), Буа (40,1 ц).

Уңдырышлылык буенча артта баручылар рәтендә Әгерҗе (20,0 ц), Әлмәт (24,7 ц), Югары Ослан (25,4 ц), Яшел Үзән (28,5 ц), Кама Тамагы (28,8 ц) районнары.

«Югары нәтиҗәләргә ирешүдә быел безгә уңай һава шартлары ярдәм итте. Әмма тиешле технологияләр кулланудан башка, һава торышы белән генә уңышка ирешеп булмый. Уңдырышлылыкны арттыруда игенчелек культурасын үстерү, профессиональрәк эшләү, үсемлекләрне 4 тапкырга кадәр эшкәртү уңай роль уйнады», — дип аңлатты министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100