news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативларының кереме беренче яртыеллыкта өч тапкыр арткан

Марат Җаббаров сүзләренчә, 2019 елда авыл хуҗалыгы кооперативларына 3 меңнән артык яңа әгъза җәлеп ителгән, ә 2020 елның 1 яртысында тагын 1756 кооператив әгъзасы өстәлгән.

Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативларының кереме беренче яртыеллыкта өч тапкыр арткан
архив

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2020 елның беренче яртысында Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативларының кереме, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда өч тапкыр артып, 2,8 млрд сумга җиткәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә 123 кооператив реаль эшчәнлек алып бара. Аларның 74е 2015 елдан бирле грант ярдәме алган. Әлмәт, Биектау, Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Минзәлә, Саба, Балтач һәм Арча районнарында кооперативлар авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү эшен уңышлы башлап җибәрде. Безнең бурыч — тармакның барлык өлкәләрендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын булдыру», — диде Марат Җаббаров.

Быел 24 кооператив үз әгъзаларыннан продукция сатып алу чыгымнарын каплау өчен «Фермерларга ярдәм итү системасы һәм авыл кооперациясен үстерү» дип аталган яңа федераль проект кысаларында 29,2 млн сум субсидия алган. Кооперативларга грант аша ярдәм итү федераль программасы буенча быел 10 кооператив 300 млн сумлык грантлар алган. Әлеге программа буенча 10 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр өстәмә конкурс игълан ителгән.

Министр сүзләренчә, 2019 елда авыл хуҗалыгы кооперативларына 3 меңнән артык яңа әгъза җәлеп ителгән, ә 2020 елның 1 яртысында тагын 1756 кооператив әгъзасы өстәлгән. Марат Җаббаров һәр районда да уңышлы эшләүче кооперативлар барлыгын әйтте. Ул Саба районының «Умырзая» һәм Нурлат районының «Восток» кооперативларын мисал итеп китерде.

«Умырзая» кооперативы 2017 елда 30,5 млн сум грант алып, мал чалу һәм мөгезле эре терлекне эшкәртү юнәлешендә эш алып бара. Анда 14 яңа эш урыны булдырылган. Кооператив әгъзалары 2018 елда 124,8 млн сум керем алса, 2019 елда 201,2 млн сумга җиткән. 2020 елның 6 аенда керем 172,8 млн сум тәшкил иткән.

«Восток» кооперативы 2015 елда сөт эшкәртү һәм сыр җитештерү өчен 4,6 млн сум грант алган. 2018 елда кооперативның табышы 28,1 млн сум тәшкил итсә, 2020 елның 6 аенда гына да 32,1 млн сум акча эшләгән. 2015 елдан кооператив әгъзалары 15 тән, бүгенге көндә 99 га җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100