Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлкилеләр Казан ярминкәсенә миллион ярым сумлык товар алып барды
Республика башкаласындагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Әлки районы ике атна саен катнашачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлки, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Узган шимбәдә район вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкәдә катнашты. Әлкилеләр миллион ярым сумлык товар алып барган, аның күпчелеген сатып бетергәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлкилеләр ике дистәдән артык машинага төяп калага ит, сөт ризыклары, бәрәңге һәм башка яшелчәләр, ярмалар, көнбагыш мае, бал, бөртек алып барды. Сату бик әйбәт булган. «Хузангай»ның үсемлек маен һәм атланмаен, ярмаларын, сырын, казылыгын яратып алганнар. «Яшь көч»нең сөте, каймагы, эремчеге, корты бик әйбәт киткән. «Салман» комплексы дуңгыз ите белән сату иткән.
Безнең сәүдә рәтләрендәге тавык, үрдәк түшкәләренә, йомыркага, бакчада үскән яшелчәләргә, тозлы гөмбәгә дә ихтыяҗ зур булган. Бу нигъмәтләрне шәхси хуҗалык тотучылар тәкъдим иткән. Базарлы Матактан Ильяс Идиятуллин, Юхмачыдан Валерий Салеев агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яраклары, район үзәгеннән Михаил Абрамов, Илнар Гарипов бал саткан.
Республика башкаласындагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Әлки районы ике атна саен катнашачак. Үзе җитештергән товарларны сатарга теләге булганнар авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз