news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 ел эчендә Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 100 мең кешегә кимегән

Авыл халкы саны 10 процентка кимегән, ә кимүчеләрнең 80 проценты – яшьләр.

20 ел эчендә Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 100 мең кешегә кимегән
Михаил Захаров

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 20 ел эчендә Татарстанда авылда яшәүчеләр саны 100 мең кешегә кимегәнен әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«20 ел эчендә республиканың авыл халкы 100 мең кешегә кимегән һәм хәзер авылда яшәүчеләр саны 900 мең кеше тәшкил итә. Кимүчеләрнең 80 меңе эшкә сәләтле яшьтән дә яшьрәк булуы күзәтелә», — диде Марат Җәббаров. Министр сүзләренә караганда, зур шәһәрләргә якын җирлекләрдә — Питрәч, Биектау, Лаеш, Яшел Үзән, Тукай районнарында авыл халкының саны артуы күзәтелә, ләкин аларда да авыл хуҗалыгында эшләүчеләр саны кими бара.

«Бу юнәлештә төп бурыч — авыл хезмәтенең абруен арттыру. Моның асылында авыл хуҗалыгы бизнесының табышлылыгын арттыру тора. Республиканың һәр районында уңышлы эшләүче эшмәкәрләр бар. Без аларның эш активлыгын, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә кызыксынуын арттыру өчен һәрберсенә барып җитәргә тиеш. Шәхси хуҗалык буларак эшлиме ул, фермер яки үзмәшгульме, җитештерү белән шөгыльләнүче һәр кеше кадерле», — диде Марат Җәббаров.

Татарстанда фермерлык секторы аеруча интенсив үсә дип аңлатты министр. Ел саен фермерлар җитештергән продукциянең 15-20 процентка артуы күзәтелә. Бу уңышларның нигезен министрлык фермерларның терлекчелек белән күпләп шөгыльләнүендә күрә.

«Әгәр күптән түгел генә фермерлар бөртекле һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын сезонлы җитештерүне өстен күрсәләр, хәзер аларның яртысыннан артыгы, терлекчелек белән шөгыльләнеп, көндәлек эшкә игътибар бирә», — диде Марат Җәббаров.

Фермерларга Татарстанда бюджет ярдәме дә аз түгел. Ел саен 2 млрд сумнан артык акча бүленеп бирелә. 2020 елда фермерларга һәм кооперативларга тулаем 1,2 млрд сум грантлар һәм шәхси хуҗалыкларга 500 млн сумнан артык субсидия бирелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100