Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бу сезонда 1 млн 607,6 мең т ашлык суктырып алынган
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 719,8 мең га мәйданда, яки фаразланганның 45 процентында суктырылган
(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстанда 1 млн 607,6 мең т ашлык суктырып алынган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 719,8 мең га мәйданда, яки фаразланганның 45 процентында суктырылган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, республика районнарында 234,7 мең га уҗым бодае, 231,9 мең га көзге арыш, 160,5 мең га арпа һәм 42,2 мең га борчак суктырылган.
Барлыгы 1 млн 607,6 мең т ашлык җыеп алынган. 554,8 мең т уҗым бодае, 505,8 мең т көзге арыш, 363,9 мең т арпа һәм 79,3 мең т борчак җыелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз