news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда елына 30 мең тонна җитештерү егәрлекле орлык заводы төзергә телиләр

Предприятиене «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Saatbau Linz компаниясенең бүлендек предприятиесе Татарстанда елына 30 мең тонна орлык җитештерү егәрлеге белән орлык заводы төзергә тели. Проектны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында компания вәкилләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров белән фикер алышты.

«Татарстан компанияне уңайлы географик урыны һәм инвестицион климаты белән җәлеп итә», — диелә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Предприятиене «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Барлык эшләр дә график буенча барса, орлык заводы 2022 ел ахырында ук файдалануга тапшырылырга мөмкин.

Компания селекция, орлыкчылык һәм авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын сату белән шөгыльләнә. Ул 16 культураның 900дән артык сортын чыгарган, Россиядә аларның 80нән артык сорты теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100