news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр артуның сәбәбен атады

Бу гомумроссия тенденциясе, ул Татарстан Республикасы белән генә бәйле түгел.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Кайбер яшелчә һәм алмага бәяләр артуы Татарстан белән генә бәйле түгел, бу бөтен Россия буенча күзәтелә торган тенденция. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сүз дә юк, безнең Президент хәбәрдар. Кызганыч, әмма бу гомумроссия тенденциясе, ул Татарстан Республикасы белән генә бәйле түгел», — дип аңлатты ул.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 5 июльгә республикада кишергә бәяләр 6,11 процентка — килосы 85,44 сумга кадәр, ә кәбестәгә — 6,21 процентка, ә килосы 37,46 сумга кадәр күтәрелгән.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яшелчә һәм бәрәңгегә бәяләр арту белән бәйле вазгыять көзгә тотрыклана, дип белдерделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100